«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә төркемле дәресләр нәрсәдән башлана? Алар, безнең үзәктә традицион рәвештә кулланыла торган ритмик уеннар белән башлана.
"Апрель" белгечләренең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, шундый уенлы дәресләр баланың эмоциональ һәм социаль үсешенә уңай тәэсир итә. Бу дәрес (Круг) әйләнә тирә мохитне оештыру дәрес структурасына өйрәтү кебек бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Төрле шигырләр, такмаклар, уеннар һәм күнегүләр балалар өчен бик уйлап сайланыла, һәм билгеле бер терапия бурычларын хәл итә.