28 нче январь 2019 нчы ел, дүшәмбе
Татар драма театры “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларын “Тәрәзәдә һаман ут яна” дигән спектакленә чакырдылар.
Чараның максаты: социаль активлыкны күтәрү һәм мәдәни-ял ихтыяҗларын канәгатьләндерү иде.
Социаль хезмәт алучылар гаилә әгъзалары белән татар драма театрында Зөлфәт Хәкимнең драмасы буенча куелган “Тәрәзәдә һаман ут яна” дигән спектакльнең яңа премьерасын карадылар. Аларның кайберләренә тел барьерын узарга һәм драма атмосферасына кушылырга, рус теленә синхрон тәрҗемә ярдәм итте. Тамашачыларны һөнәри актерларның оста уйнавы сокландырды һәм күз алдында тиз үзгәрә торган универсаль декорация гаҗәпләндерде. Театрның уңайлы залы тамашачыларга үзләрен әлеге пьесадан персонажлар итеп тоярга мөмкинлек бирде. Спектакль дә, актерлар уены да күңел тирәнлегенә кадәр барды, барысы да тәрҗемәләрсез дә аңлашыла иде. Социаль хезмәт алучылар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.