Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге: "Ленинград блокадасы" Бөтенроссия тарихи квест-уены

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

   Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары, Сарман мәктәбе укучылары арасында "Ленинград блокадасы" дигән квест-уен уздырдылар.

   Чараның төп максаты - Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе - Ленинград блокадасы чорына игътибарны юнәлтү, мәктәп укучылары күңелендә авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белү хисләре уяту.

   Кыскача белешмә: Нева елгасы ярында урнашкан шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 28 гыйнварына кадәр чолганышта була. Шушы вакыт эчендә якынча исәпләүләр буенча 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кешенең гомере өзелгән дип санала. Аларның нибары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытларында һәлак булган, калганнары ачлыктан газап чигеп үлгәннәр.

   Квест дәвамында мәктәп укучыларына сугыш елларындагы авырлыклар, Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, "Яшәү юлы" һәм башка тарихи вакыйгаларга бәйле биремнәр үтәргә туры килде. Уенда барлыгы өчәр команда катнашты. Һәр команда дипломнар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International