Бу атнада Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар узды

2019 елның 27 гыйнвары, якшәмбе

Бу атнада Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар узды.

Ленинград блокадасы-Бөек Ватан сугышының иң драматик сәхифәләренең берсе. Ленинград блокадасы нәкъ 872 көн дәвам итә (1941 елның 8 сентябре — 27 гыйнвары).Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан безнең интернат-йортында «Зимнее утро» кинасын күрсәтү оештырылды, "Ленинград-герой шәһәре" темасына лекция-әңгәмә үткәрелде,  Д. Шостаковичның "Ленинградская" - дигән симфониясен тыңлау белән тәмамланды. Әлеге чараларда катнашкан һәр кеше, «Блокада вакытында кеше кеше булып калсын өчен мин нәрсә эшләр идем? "- дигән сорауга җавап бирергә тиеш иде. Бу сорау һәм аңа җавап — блокадалы Ленинград турында хәзерге заман хәтеренең төп кыйммәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International