Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тормышыннан бер гадәти көн.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Интернат-йортта тормыш күңелсез һәм бертөрле күренергә мөмкин, ләкин безнең социаль хезмәт алучыларына күңелсезләнергә туры килми. Без интернат - йортыбызның гадәти бер көне турында сөйләргә телибез.

Гадәти эш көне иртәнге зарядкадан башлана. Бүген берничә салкын көннәрдән соң чагыштырмача җылы килеп җитте һәм зарядка саф һавада узды.

Зарядкадан соң безнең яшәүчеләр иртәнге ашка баралар. Алга таба һәркемнең үз эшләре башлана. Кемдер йөрүгә бара, кемдер хезмәт терапиясенә, компьютер белеме буенча дәресләргә, кемдер укый, икенчеләре өстәл уеннарына уйный, телевизор карый. Бүген безгә волонтер балалар килде. Алар белән бильярд буенча турнир үткәрдек.

Төшке аштан соң азык-төлек блогына "Кулинария клубы"катнашучылары җыелды. Бүген алар варениклар ясадылар. Безнең интернат-йорт пешекчесе социаль хезмәт алучыларга әлеге ризыкның барлыкка килү тарихы, вареникларның төрлелеге турында сөйләде, аннары алар барысы бергә төрле варениклар ясадылар.

Көн ахырында без түгәрәк өстәл артына гыйнвар аенда туган көннәрен бәйрәм итүчеләрне котларга җыелдык. Традиция буенча без айның соңгы җомгасында туган көннәрен билгеләп үтәбез.

Менә шундый кызыклы көн булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International