2019 елның 25 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә Россия студентлары көне уңаеннан “Татьяна көне” билгеләп үтелде. Тәрбиячеләрнең бурычы балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, укучылар һәм студентлар ничек күңелле итеп бәйрәм ясауларын күрсәтү.
Икенче өлештә балалар 2 командага бүленеп күңелле, танып – белү уеннары уйнадылар, җырладылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Чара ахырында нәтиҗә ясалды, командаларга грамоталар бирелде. Бәйрәм бик күңелле, кызыклы мавыктыргыч узды. Чара балаларга һәм әти – әниләргә бик охшады.