“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы. “Веста” Үзәге.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Наркомания профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасын тормышка ашыру эше кысаларында 2019 нчы елның 26 нчы гыйнварында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге хатын-кызлар арасында “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы кысаларында Д. Амирханның методикасы ярдәмендә «Тормыш проблемаларын җиңү стратегияләрен өйрәнү» дип исемләнгән төркемле психоходиагностикасы үткәрелде. Максат: авыр тормыш хәлендә хатын-кызлар тарафыннан актив кулланыла торган психологик алымнарны өйрәнү.

Диагностиканы үткәрү башында психолог катнашучыларга анкетаны ничек дөрес тутырырга кирәклеген аңлатты һәм аны тутыру өчен вакыт бирде. Диагностика нәтиҗәсендә ачыкланганча, тикшерелүчеләрнең барысы да якын кешеләр (дуслар, туганнар), шулай ук безнең үзәк белгечләре ярдәменнән файдалана, бик аз проценты гына (35%) тормыш проблемаларын мөстәкыйль хәл итү тактикасын кулланалар. Күп кенә катнашучылар (70%) үзләренең проблемаларыннан читләшәләр, шул ук вакытта начар вәзгыятьне кысрыклау һәм кире кагу кебек сак механизмнарын кулланалар. Тик проблема беркая да китми, тышкы яктан кире кагыла һәм шул рәвешле тискәре хисләр хроник стресс ситуациясен китереп чыгара.

Психолог психодиагностика нәтиҗәләрен игътибарга алып, алга таба клубта дәресләр стресслы хәлләрне җиңү ысулларына өйрәтүгә һәм мөстәкыйльлек турындагы күзаллауны торгызуга юнәлдерелергә тиеш дигән нәтиҗә ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International