Акция «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы "

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

2019 елның 22 гыйнварында, «Милосердие» комплекслы үзәге белгечләре, Баулы муниципаль районында, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә, «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» акциясенә багышланган ведомствоара рейд уздырдылар.

 Белгечләр түбәндәге бурычлар куйды:

1.Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эшне активлаштыру.

2. Әхлаки тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Патронаж вакытында  алкогольле эчемлекләрнең тискәре йогынтысы, абортларның, наркотик, психотроп матдәләрнең организмга һәм гомумән кеше тормышына зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук тематик белешмәлекләр дә тапшырылды.

 Ахырдан, һәркем үзенең яшәү рәвешен үзе сайлый дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International