“Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты”нда библиотерапия.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районының дәүләт автоном учреждениесе “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты”нда “Библиотерапия” проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Әлеге дәресләргә шигърият һәм әдәбият яратучылар  атна саен йөри.  Шигърият һәм әдәбият аша йорт-интернат халкы автор яки лирик герой белән бергә төрле хисләр кичерә. Бу дәресләрдә төрле гасыр шагыйрьләренең һәм авторларның әсәрләре  укыла, тикшерелә һәм анализлана, төрле проблемалар буенча фикер алышына,  хәзерге заман әсәрләре белән чагыштыру үткәрелә.               Бүгенге дәрес А. Гайдар иҗатына багышланды. Чарада катнашучылар бөек рус язучысының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. А. Гайдарның    батырлык  һәм дуслык турында повесть "Тимур һәм аның командасы" һәм әйтемнәре буенча фикер алышу кызыклы үтте.

Йорт-интернат халкы  повесть бик теләп укыдылар  һәм  тәэсирләре  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International