«Карау астында булган хроник авырулардан интегүчеләргә киңәшләр» темасына лекция.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта, мөмкинлеге чикләнгән, авыруларга яки олы яшьтә булуына бәйле, тормышта җитди чикләүләре булган кешеләр саны елдан-ел арта бару проблемасы әһәмиятле урын алып тора.

             2019 елның 24 гыйнварында, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Милосердие» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында, Баулы муниципаль районындагы «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы эше кысаларында, «Баулы үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең клиник психологы Гайсина Лилия,  өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүчеләргә, «Карау астында булган хроник авырулардан интегүчеләргә киңәшләр» темасына лекция укыды.

             Программаның максаты булып, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләрен, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын, реабилитацияләү һәм гомуми карау үзенчәлекләренә өйрәтү торды.

              Лилия Хәким кызы, социаль хезмәт күрсәтү белгечләренә хроник авырулар белән интегүче гражданнар белән үзләрен ничек тотырга, хезмәт күрсәтүчеләр категориясенә нинди мөнәсәбәттә булырга, алар белән  сөйләшкәндә, нинди аралашу ысулларын кулланырга кирәклеген аңлатты.

             Мондый дәресләр, өлкәннәрне физиологик һәм психологик өлкәләрдә аңларга ярдам итә, ә ул үз чиратында, алга таба аралашуда һәм өлкәннәрнәрне карауда иң мөһиме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International