Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Кышкы могҗизалар” исемле уенлы мастер-класс уздырылды. Чара башланыр алдыннан балаларны кагыйдәләр белән таныштырдылар: ике командага бүленергә, капитанны сайларга һәм исем уйлап табарга. Шулай итеп, алда 2 “станция” көтә, ә аларда икешәр бирем. Балалар “Әкияти өй”, “Карлы алан”, “Кышкы сынамышлар” станцияләрендә булдылар, аларда һәр бирем кызыклы һәм күңелле булып чыкты. Мастер-класста әкияти сораулар, кышкы табышмаклар, бауда кар бөртекләреннән “Кышкы гирлянда” эстафета-ярышы, “Валенки” рус халык җырын музыка уен коралларында башкару биремнәре булды. Балалар бу эшне бик яхшы башкардылар һәм бик теләп катнашып, үзләренең белемнәрен арттырдылар, файдалы һәм кызыклы яңалыклар белделәр. Тәрбияче Гарәфиева Филсинә әйтүенчә, мондый уен чаралары балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу культурасын үстерүдә, аларның кышкы ел фасылы турында гыйлемнәрен ныгытуда, гомуми күзаллауларын киңәйтүдә ярдәм итә.