Арчаның “Өмет чаткысы” балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы шуу оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгы шуу ысулларын өйрәнәләр. Балаларның барысы да шунда ук чаңгыда шуа алмый. Кемдер бутала, кемнеңдер чаңгысы башкаларрынына эләгә. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәркемгә моның бернинди куркыныч булмавын һәм тагын азгына көч куярга кирәклеген аңлатырга тырыша. Педагог фикеренчә, чаңгыда йөрү ул күңелле спорт-массакүләм генә түгел, шулай ук сәламәтләндерү чарасы да. Чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, чыныктыру чарасы булып тора, тизлекне, чыдамлыкны һәм координацияне үстерүгә ярдәм итә.