Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә "Һәр һөнәргә - дан һәм хөрмәт" дип аталган мәгълүмат сәгате узды.
Чараның максаты - социаль хезмәткәрләрне Татарстанда эшче һөнәрләр елы белән таныштыру.
Бурыч - социаль хезмәткәрләрнең иҗади активлыгын стимуллаштыру, чаралар планын эшләү.
"Баш миенә штурм" методы ярдәмендә һәр социаль хезмәткәр үз вариантларын әйтә алды, аларның иң кызыклылары планга кертелде.
2019 елда бүлек карамагындагыларны төрле мәгълүмат сәгатьләре, әңгәмә-уйланулар һәм виртуаль экскурсияләр көтә.