«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә җирле шагыйрә Марина Архангельская белән иҗади очрашу узды.

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Безнең бик кызу темплы заманда кызыклы, рухи һәм иҗади сәләтле кешеләр белән танышу һәм аралашу – бер йотым саф һава сулауга тиң. Шундый кешеләрнең берсе - шагыйрә Марина Архангельская социаль-тернәкләндерү бүлегендә кунакта булды. 1997 елдан Үзәк китапханә каршындагы "Ступени" әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора. 2000 елда үз көче белән җыр текстлары һәм аларга язылган музыка кергән "Язмыш мине дөньяга килгәч тапты..." сайланма шигырьләр җыентыгын чыгарды.

Шагыйрә музыка фонында үз шигырьләрен укыды, алар беркемне дә битараф калдырмады. Илһамны Марина Викторовна үз кичерешләреннән ала. Очрашу дәвамында автор катнашучылар белән иркен диалог алып барды.

Бүлекчәдә хезмәт алучылар эмоциональ бушану алдылар, шәһәребездә яшәүче кызыклы кеше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International