“Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында “Җирдә сугыш кабатланмасын өчен!” дигән патриотик чара

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

23 нче январь 2019 нчы ел, чәршәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  китапханә белгече Дарья Миронова  Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында   “Җирдә сугыш кабатланмасын өчен!” дигән патриотик чара үткәрде.

Чараның максаты: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең истәлекле тарихын саклау, патриотик һәм горурлык хисләре тәрбияләү иде.  

“Гасырлар аша  сыкрану һәм дан” дип исемләнгән электрон презентация фонында, китапханәче социаль хезмәт алучыларны Бөек Ватан сугышының батырлык сәхифәләре белән таныштырды.  Китапханәче “Батыр Ленинград” слайдларында,  Ленинград блокадасы вакытында саклану чаралары  һәм блокададан шәһәрне ничек азат итү турында сөйләде. Белгеч аларга быел Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулуын искә төшерде. Бу бүлекне карагач, катнашучылар халыкның нык торуын, азат итүче сугышчыларның ничек көрәшүен һәм  Ладожның "Тормыш юлы" турында белделәр.

"Җинелмәс Сталинград" исемле слайд Сталинград сугышы, шәһәрнең батыр яклаучыларын искә төшерүгә багышланган иде. Монда тыңлаучылар совет гаскәрләренең шәһәрне саклау һәм Бөек Ватан сугышы барышында зур стратегик немец-фашист группировкасын тар-мар итү турында белделәр. Чара шул чорның хәрби шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды һәм Бөек Ватан сугышы турында китаплар күргәзмәсе  белән тәмамланды. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар, үзләренең бабаларыннан, әти-әниләреннән ишетеп белгән, бу шәһәрне саклаучыларның фидакарьлеге, каһарманлыгы һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгы турында бик озак сокланып сөйләделәр.

Чарада  26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International