Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмәдә яшәүчетыл хезмәткәре, хезмәт ветераны, социаль хезмәт алучы Атландерова Татьяна Петр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап үттеләр.
Юбилярга нык сәламәтлек, иминлек, якыннарының һәрвакыт янәшәдә булуын теләп, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Татьяна әби сугыш вакытында батыр хезмәте өчен “ Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән һәм аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән. Юбиляр җылы мөнәсәбәт, кайгыртучанлык өчен үзәк белгечләренә бик рәхмәтле булып калды.