Арча районы Мәрхәмәтлек үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүнең соңгы көнендә зур концерт кую традициягә кереп китте. Өлкәннәр үз көчләре белән һәркем күңеленә хуш килерлек матур чара әзерлиләр.
Ә бүгенге чарада өлкәннәр белән беррәттән танылган җырлар авторы, композитор башкаручы Гөлсинә Акбитова да чыгыш ясады. Ял итүчеләргә ул үзенең табадан гына төшкән яңа җырларын башкарды.
Күпме талант ияләре бар өлкәннәребез арасында! Һәркем үзенең осталыгын башкалар алдында күрсәтте: җырлады, биеде, шигырь сөйләде. Күмәк башкарылган эштән ял итүчеләр зур канәгатьләнү хисе алды. Һәркем күңелендә ышаныч уты кабынды, яшисе килү, яраткан шөгылең белән башкаларның күңелен күтәрү теләге уянды.