Балалар куркынычсызлыгы - һәр ата-ананы борчый торган мөһим мәсьәлә. Бәла-казадан ничек сакланырга соң? Нинди чаралар белән балаларда үз-үзләренең иминлеге өчен көрәшергә, кешеләрне аера белергә, яхшы сыйфатларны начар сыйфатлардан аерыра белергә өйрәтергә? Иң мөһиме - гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, бала авыр хәлдә калган очракта якыннарының аңлаячакларын һәм ярдәм итәчәкләрен һәрвакыт истә тотсын. Һәм, әлбәттә, профилактик дәресләр үткәрү дә зур роль уйный.
Нәкъ менә шул максат белән Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы кече мәктәп укучылары белән “Урамда һәм өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре”дигән төркемле дәрес үткәрде. Әңгәмә һәм “Шәхси куркынычсызлык» дип аталган тест барышында балалар куркыныч һәм экстремаль хәлләрдән чыгу юллары турында фикер алыштылар. Шулай ук әкият терапиясе дә кулланылды, анда балалар “Кызыл Калфак” һәм “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятләрендә килеп туган хәлләрдә әкият геройлары ясаган хаталар турында фикер алыштылар. Ни өчен Кызыл Калфак Бүре белән сөйләшә башлый һәм аңа кая юл тотуын хәбәр итә, ә әби, кәҗә бәтиләре кебек үк, таныш булмаган кешегә ишек ача? Әкият терапиясе-бу очракта уйланылмаган гамәлләр кылуның сәбәпләрен күрергә мөмкинлек бирүче уникаль ысул. Һәм балалар әкияттә генә барысы да яхшы тәмамлануын, ә чын тормышта бәлагә тарырга мөмкин икәнлеген яхшы аңладылар. Укучылар дәрестән дөрес нәтиҗәләр ясадылар, ә алган белемнәр аларга үз куркынычсызлыклары турында онытмаска ярдәм итәчәк.
Әлбәттә, бик сак булырга һәм гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Ә ата – аналар өчен иң мөһиме-гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклагыз, ешрак яхшы эшләр турында уйлагыз һәм тормышыгызга бары тик уңай вакыйгалар һәм эмоцияләр генә җәлеп итегез!