Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бочча буенча турнир узды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

   Турнирда «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар   интернат-йорты»нда яшәүчеләр, коляскалы  инвалидлар  катнашты.

   Катнашучылар «бочча» Параолимпия уенында көч сынашты һәм, иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, беренче минутлардан ук барысының да җиңүгә омтылуы   ачыкланды .

   «Күнегүләр ясарга, күнегүләр ясарга һәм тагын бер кат шөгыльләнергә», - дип планнары белән уртаклашты ярышларда катнашучы, интернат-йортта яшәүче Валерий Лапоухов.- «Чөнки моның өчен бездә бөтен кирәкле нәрсәләр бар, шуңа күрә мондый ярышлар бездә атна саен үткәреләчәк».

   Исегезгә төшерәбез, уеннар өчен бочча  һәм джаколло комплектлары «Иҗтимагый  инициатива» республика социаль проектлар конкурсында җиңүче - «Буыннар сәламәтлеге»проекты кысаларында сатып алынган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International