Өлкәннәрнең сәламәтлеген торгызу һәм саклау, аларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда берничә сәламәтләндерү чарасы үткәрелә.
.jpg)
Менә инде берничә ел рәттән өлкән яшьтәге кешеләр Александр паркында фин йөреше белән шөгыльләнәләр. Төрле hава торышы булуга карамастан, атна саен алар кулларына таякчыклар алалар һәм рәхәтләнеп ял итәләр.
Кыш бу сәламәтләндерү төре өчен каршылык тудырмый , һәр пәнҗешәмбе өлкән кешеләр һәм инвалидлар Александр паркында рәхәтләнеп аралашалар, саф һава сулыйлар, үзләренә көч һәм дәрт өстиләр.