Бердәм кабул итү көне үтте

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

          15 нче гыйнвар 2019 нчы ел, сишәмбе

          2019 елның 15 нче гыйнварында Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаганнар, шул исәптән ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан инвалид балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.

           Прокуратура, суд приставлары, Башкарма комитет, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре тарафыннан тематик кабул итү барышында алиментлар түләтү тәртибе, алиментлар түләүдән читләшкән өчен җаваплылык турында аңлатмалар бирелде.

            Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә Тукай муниципаль районы хакимиятенең 314 кабинетында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йорт адресы буенча узачак.

           Алимент йөкләмәләре буенча бурычлары булган һәм балаларга карата хокуклары бозылган барлык кешеләрне чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International