“Дөньяның игелекле балалары” акциясе

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүгенге ыгы-зыгылы дөньяда һәркем кая да булса ашыга, якыннарына, бигрәк тә якын туганнары булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм турында бик сирәк уйланалар. Тирә-юньдәгеләргә җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый. Өлкән яшьтәге кешеләр тирә-юньдә аларның проблемаларын һәм кайгыртуларын бүлешә, аларга өмет бүләк итә алырлык кешеләр яшәвен тоярга тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк, дөнья шатлыктан гына тормый: анда, кызганыч,  картлык һәм ялгызлык та урын алган. Кешене мөмкин кадәр иртәрәк, балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк.

Түбән Биш урта мәктәбендә өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әверелде. Мәктәп коллективы  уздырылучы акцияләр, ветераннар, өлкәннәр өчен мәдәни-массакүләм үткәрелгән чараларда даими рәвештә катнашалар . Мәктәпнең юнармеецлары үзләренең вазыйфаларын онытмыйлар, өлкәннәргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлап, шефлык алып баралар. Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырылган, “Өйдә ярдәмче” программасы кысаларында, ялгыз яшәүче өлкән яштәге кешеләргә көчләреннән килгәнчә ярдәм итү максатыннан оештырылган, “Дөньяның игелекле балалары” акциясенә дә бик теләп кушылдылар.  Алар 21нче гыйнвар көнне өлкәннәребезнең өйләренә барып, өй тирәләрен кардан чистарттылар.         Киләчәктә бу балаларның кем буласын белмибез, әмма  алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки тирә-юндәгеләргә битараф булмаган кешеләр булып үсәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International