Бүгенге көндә кризис стадиясендә булган гаилә проблемаларын хәл итү, гаилә иминлеген, социаль ятимлекне, балалар күзәтүчесезлеген профилактикалау системасын камилләштерү, гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре аеруча әһәмиятле.
Шуңа күрә, гаилә иминлеге Зәй муниципаль районының профилактика субъектлары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Социаль ятимлекне кисәтү буенча алып барылган профилактик эшнең объекты-бала да, аның гаиләсе дә.
2018 елның 21 гыйнварында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау" мәгълүмати системасында эшләү буенча семинар – практикум оештырылды.
Укулар социаль участокта, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 7нче мәктәп базасында үткәрелде. Семинарда профилактика системасы субъектлары, учреждениеләр һәм ведомстволар белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары, муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумнары әгъзалары катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар, үзләрен әлеге системада сынап карадылар .
Әлеге чара шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре өчен аеруча файдалы булды.
Семинар-практикумның төп максаты булып «риск төркеме» гаиләләрен һәм балигъ булмаган балаларны иртә ачыклау һәм исәпкә алу буенча профилактика системасы субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, гаилә проблемаларын хәл итү буенча районның барлык органнары эшчәнлеген активлаштыру тора.