“Тургай” приютында аэробика дәресләре.

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Аэробика балалар өчен кызыклы һәм кызыктыргыч спорт төре булып тора, аны балалар бик яратып, күңелле уен буларак кабул итәләр. Аэробика вакытында үткәрелә торган физик йөкләнешләр гадәти классик күнегүләргә караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Аэробика белән даими шөгыльләнүләре нәтиҗәсендә балаларның активлыгы яхшырып кына калмый, шулай ук яшь организмның барлык мөһим функцияләре дә сәламәтләндерелә.

“Тургай " приютында аэробика дәресләре даими уза. Балалар сәламәтлекне үстерүгә юнәлтелгән күп сандагы күнегүләрне башкаралар. Музыкаль ярдәм дәреснең эмоциялелеген арттырды,  уңай кичерешләр тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International