«Светофор» дигән төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында 2019 нчы елның 17 һәм 18 нче гыйнвар көннәрендә “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Ләйсән Сунеева һәм Әлфия Галимҗановна тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес оештырылды. Максат: эре моторика күнекмәләрен үстерү, гомуми координацияне, җитезлекне, аяк һәм кул көчен үстерү.

Төркемле дәрес каршылыклар полосасы төзүдән башланды, аннары алып баручы уен кагыйдәләрен аңлатты. Балалар күнегү башында кеглилар янына аларга тимичә генә, каршылыклар аша йөгереп барып җитәргә, анда бака кебек сикерергә, аннары турыдан-туры аларны узарга һәм каршылыкларны краб кебек йөреш белән тәмамларга тиеш булдылар. Балалар бер-бер артлы барлык биремнәрне үтәделәр. Авыр булса, белгеч катнашучыларга ярдәм итте. Аннан соң зур моториканы үстерүгә скакалка кулланып күнегүләр ясалды. Балалар әйдәп баручы артыннан «ат» күнегүләрен үтәделәр: тарттырылган скакалканың уртасына аякларын куйдылар һәм бер үк вакытта кул һәм аякларын өскә күтәрделәр; «таган»га утырып, аяклары алга суздылар, ә ике тапкыр салынган скакалканы баскычка эләктерделәр һәм аны тарттырып, алга таба иелешләр үтәделәр, тезләрендә аякларын бөкләп, тигезлекне тотарга тырыштылар. Дәрес скакалка аша сикерүләр белән тәмамланды.

Катнашучылар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International