90 яшьлек юбилей белән котлау, Балтач

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Түбән Кенә авылында  яшәүче Закирҗанов Фәрит Барый улына  18 январь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Миннебаева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтхановалар   юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International