2019 нче елның 18 нче гыйнварында ДКО “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Кышкы бизәкләр” диген тема астында рәсем конкурсы уткәрде.
Конкурсның максаты:
1. Кышкы табигать турында белемнәрен ныгыту һәм сөйләм телен үстерү;
2.Балаларда фикерләү сәләтен устеру;
3.Кышкы табигатькә карата мәхәббәт тәрбиялү .
Кышның иң матур мизгелләре ул тәрәзәдә ясалган бизәкләрдә чагыла. Бу сихри бизәкләр төрле булалар : ачык, кечкенә һәм зур, ләкин бу мөһим түгел.Ә бит уз кулларың белән кышкы бизкләр ясау, кышкы табигатьне, могҗизаны күрергә ярдәм итә. Без балалар белән кышкы бизәкләр ясауны бәйге итеп оештырдык. Бәйгедә балалар бик тырышып матур итеп кышкы бизәкләр ясадылар. Һәрбер баланың узенчәлекле кышкы бизәге килеп чыкты. Эйтерсең лә чын кышкы әкият хасил булды. Конкурста куелган максатларга ирешелде. Балалар канәгать калдылар.