Ел саен Чистай муниципаль районында «Ел символы үз кулларың белән» иҗади конкурсын үткәрү традициягә әйләнде. 2019 елның 18 гыйнварында әлеге конкурска йомгак ясалды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль педагоглары А. Ф. Набиуллина һәм Л. Р. Аитова «Мисс свинка» кул эшләнмәсе белән конкурста катнаштылар һәм «Свинка-паутинка» номинациясендә беренче урынны яуладылар. Катнашучылар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.