6 гыйнвар, якшәмбе
“Гнездышко” приюты балалары яраткан китапханәләренә чираттагы тапкыр юл тоттылар. Тәрбияләнүчеләргә Раштуа бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Кешенең барлыкка килүе - могҗиза. Һәм бу могҗиза изге китапта “Библиядә” күренеш тапкан. Балаларга “Библия” ике телдә – рус һәм татар телләрендә күрсәтелде. Китапханәче балаларга Аллаһы Тәгалә турында сөйләде. Аллаһы Тәгалә кешегә сайлау хокукы бирә – нинди гамәлләр кылу һәм соңыннан нинди нәтиҗәләр булачак. Балаларның танып-белү күнекмәләре мультипликация фильмын карау белән ныгытылды, һәм алынган белемнәр викторина сорауларына җавапларда чагылыш тапты. Кунакчыл хуҗалар балаларга Раштуа күчтәнәчләрен өләштеләр.