6 гыйнвар, якшәмбе.
«Гнездышко» социаль приюты ел саен көтеп алынган кунакларны кабул итә. Бу бәйрәм көннәрендә балалар янә яраткан байкерлары белән очраштылар. Алар байкер рецептлары буенча барбекю әзерләделәр, балаларга бүләкләр өләштеләр. Кар чаналарында шуарга тәкъдим иткәч, балалар аеруча зур куаныч кичерделәр.
Без дусларыбызга бик рәхмәтле! Аларны түземсезлек белән безнең приютта көтеп калабыз