5 гыйнвар, шимбә.
Кышкы каникуллар «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балаларның күңелле һәм кызыклы уза. Китапханәдә булу балаларның ялын тагын да төрлеләндерде. Алар төрле илләрнең яңа ел традицияләре белән таныштылар. Матур һәм гадәти булмаган гаҗәеп фактлар балаларның күңелендә чын кызыксыну һәм соклану хисләрен уяттылар. Яңа ел геройларының тылсымлы иле маҗаралар, игелек һәм явызлык көрәше белән балаларны мавыктырды. Тәрбияләнүчеләр дуслык һәм гаделлек дәресе алдылар.