Балтач җирлегендә гомер итүче Нотфуллин Рашит Нотфулла улына 1 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.