Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Хатирәләр терапиясы » технологиясе буенча эш алып барыла

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

5 нче гыйнвар 2019 нчы ел, шимбә

Бүгенге көндә өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән эшләүнең күп төрле формалары бар, алар заманча энергияле тормыш алып баруда ярдәм итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең тормыш ресурсларын куллану социаль ярдәмнең перспективалы ысулларының берсе булып тора, алар арасында истәлекләр дә зур әһәмияткә ия. Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Хатирәләр терапиясе" технологиясе социаль хезмәт күрсәтү буенча белгечнең эшендә бик уңышлы кулланыла.

2019 елның 5 гыйнварында социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова социаль хезмәт алучылар белән «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча «Яшьлегемнең Яңа ел бәйрәме» темасына дәрес үткәрде. Биредә яшәүчеләрнең хикәяләре шәхси фотоальбомнар, открыткалар карау белән үрелеп барды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хатирәләр терапиясе-өлкән яшьтәге кешеләр белән үз тормышларының әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирүче социаль эш ысулы. Кеше индивидуаль әңгәмәдә яки төркемдә тормыш вакыйгаларын искә төшерә һәм тасвирлый. Хатирәләр өлкәннәргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләргә, тормыш дәвамында тупланган белемнәрне аңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International