Игелек- җирдә ятмас хәзинә. Тормышта игелек кылу яшәүне ямьләндерә, күңелләргә сафлык иңдерә. Кемгәдер яхшылык эшләү үзеңә дә бәхет китерә. Шуны аңлату максатыннан тәрбияче Дәүләтгараева Г.З. балаларны сугыш ветераны өенә шәфкатьлелек кылырга алып барды. Нурислам абый белән аралашу, аңа ярдәм кулы сузу балалар күнеленә шәфкатьлелек орлыклары салмый калмагандыр дип ышанабыз. Нурислам абыйның өй тирәсен чистарту, аның өчен сугыш кырында ярты саулыгын калдырган ветеранның сөенүе балаларны кылган гамәлләренең кеше күңеленә шифа булуына ышандырды.