Кыш Бабайны эзләп

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән механика көллияте студентлары приютта тәрбияләнүче балалар өчен «Яңа ел» әкият иленә интерактив сәяхәт оештырдылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә балалар җырладылар, уйнадылар, биеделәр, театральләштерелгән тамашада актив катнаштылар. Чара ахырында файдалы бүләкләр - төсле карандашлар һәм альбомнар алдылар, Кыш бабайга тылсымлы хатлар яздылар. Бу балаларның барлык теләкләре могъҗизалы төндә тормышка ашыр, дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International