Үзәктә «Яңа ел алдыннан күңелле мәшәкатьләр»

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

20 нче декабрь 2018 ел, дүшәмбе

"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Яңа ел алдыннан күңелле мәшәкатьләр» диеп исемләнгән мәдәни – ял чарасы үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны декоратив – гамәли сәнгатькә җәлеп итү һәм бәйрәм атмосферасын тудыру.

Бүген, чара вакытында социаль хезмәт алучылар үзләренең бала чактагы, яңа ел алдыннан булган күңелле мәшәкатьләрен искә төшерделәр. Кәгазьдән фольгалар, гирляндалар, уенчыкларны ничек җитештерүләре турында горурланып сөйләделәр. Чыршы бизәгәннәрен, бүләкләр әзерләгәннәрен һәм Кыш Бабай белән Кар кызы өчен шигырьләр өйрәнгэннәрен. Белгеч Рәссәйнең  чыршы уенчыклары тарихы турында сөйләде һәм катнашучыларны «Кар бөртеге - балеринка» ясалмалары белән таныштырды. Катнашучылар җылы атмосферада кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәнделәр һәм үз куллары белән чыршы уенчыгы Кар кызы – балеринка ясадылар.

Бөтен иҗат процессы кызыклы, күңелле яңа ел тарихылары белән үрелеп барды. Катнашучылар җиңел, иркен аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International