Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернаты “Безгә Яңа ел килә” кичәсе.

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Безнең барлык балалар да Яңа ел бәйрәмнәрендә кечкенә генә могҗиза көтә. Әлбәттә, волонтерлар тылсымчылар түгел, алар барлык теләкләрне дә үти алмый. Ләкин кеше җылысы һәм игелеге аркасында ,Казан шәһәренең «Остров сокровищ» исемле паркының шәхси эшмәкәре Ходяшев Е. А., Югары Утар балалар йорты тәрбияләнүчеләренә 2018 елның 20 декабрендә  күңелле тамаша һәм тәм-томнар бүләк итте.

Балаларга бик ошады, кызык һәм күңелле булды. Аларга рәхмәт әйтеп, тагын бер тапкыр кунакка чакырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International