2018 нче елның 19 нчы декабрендә «Аист көтәбез» клубы кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре хатын-кызлар консультациясенең медицина психологы Гөлсирин Сәлахова белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән очрашу оештырды. Очрашу булачак әниләрне бала белән аралашу алымнарына, эмоциональ халәтне җайга салу һәм хәвефсезлек дәрәҗәсен киметү, хатын-кызлар белән әңгәмә үткәрү максатыннан «Баланы ничек дөрес мактарга» дигән темага лекция һәм әңгәмәне үз эченә алган иде.
Лекция барышында хатын-кызлар консультациясе психологы Гөлсирин Ногумановна Лазарева методикасы турында сөйләде. Әлеге методика кешенең психофизик үсешенең эволюцион алгоритмында төзелгән: тавыш, образ, хәрәкәт кулланыла, шулай ук анда баш мие тамырларының үсеш алган зонасы - әле тумаган баланың - ишетү зонасы керә. Психолог шулай ук бала белән ана карынында ничек аралашу һәм аны ничек мактарга кирәк икәнлеге турында сөйләде. Бу вакытта йөкле хатын-кызлар сабыйлары белән аралашырга өйрәнә, үз баласының тууында актив катнаша. Гөлсирин Ногумановна хатын-кызлар консультациясендә «Җаваплы ата-ана мәктәбе» эшли икәнен әйтеп узды, анда түбәндәге сораулар карала: йөкле хатын-кызның ир-атка йөклелеге турында ничек хәбәр итәргә кирәклеген аңлату, ир-атның хатыны йөкле булуына мөнәсәбәте һ.б. лар. Шулай ук психолог бала тудыру йортында 2018 нче елда булган үзгәрешләр турында сөйләде: хәзер шәһәрдә бала табу вакытында партнерлык дигән әйбернең гамәлдә булуы, ягъни, бала табучы хатын кызның ире, яки якыннары катнаша ала.
Лекция өлеше тәмамланганнан соң, психолог йөкле хатын-кызларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Чара ахырында катнашучылар лекторга файдалы мәгълүмат өчен, ә белгечләргә кызыклы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.