"Веста" Үзәге «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында беренче урынны яулады

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 19 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышында «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

«Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен» номинациясендә беренче урын өчен диплом белән “Түбән Кама муниципаль районындагы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге” дәүләт автоном учреждениесе бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International