2018 нче елның19 нче декабре көнне «Забота» приюты тәрбиячесе Наилә
Ильяс кызы Дәүләтшина мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кыш темасына хәрәкәтчән уеннар үткәрде.
Балалар хәрәкәтчән уеннарны бик яраталар. Мондый уеннар зур шатлык китерә; балаларның тизлеген устерә, әйләнә-тирәдә ориентлаша һәм коллективта күмәкләп уйный белү сәләтен формалаштыра.
Балалар бик теләп «Сак бул, туңдырам!», «Кар бөртекләре һәм җил» дигән уеннар уйнадылар. Башта төп рольне тәрбияче башкарды, ә аннары акрынлап сүзләрне балалар үзләре әйтә өйрәнде. Уйнаганда балалар уен кагыйдәләрен истә тотып, сүзләрне ахырына кадәр әйтеп бетереп уйнадылар.
Балалар сикерделәр, йөгерделәр, бер-берсен куып тоттылар. Бик күңелле һәм кызыклы булды. Уен барышында балалар көлүе өзлексез яңгырап торды.