20 нче декабрь көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”на кунакка Җәлилнең 1 нче номерлы мәктәбе укучылары концерт программасы белән килде. Матур - матур җырлар, кызыклы шигырьләр, үзенчәлекле биюләре белән алар безнең өлкәннәребезне шатландырдылар. Бу кичә бик күңелле узды, барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Соңыннан барыбыз да истәлеккә фотога төштек.