Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балаларга Яңа ел бүләкләре өләште

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

   Яңа ел кечкенәләр дә, өлкәннәр дә көтеп ала торган могҗизалы бәйрәм. Аннан әйләнә – тирәгә сихри матурлык, яктылык тарала;  әкият геройлары үзенә чакыра.

   Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан  районда “Кыш бабай капчыгы” акциясе старт алды. Сарман халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, иреклеләр һәм янгын күзәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә,  социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучыларга   хәйриячеләрнең   бүләкләрен   өләштеләр. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгын саклау хакында инструктаж үткәрделәр.

   Әлбәттә, Яңа ел  һәркем өчен  күңелле бәйрәм. Әмма, иң мөһиме, ул балаларга шатлык өләшә, киләчәккә  якты өметләр уята.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International