2018 елның 19 декабрендә " Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Зәй политехник көллияте һәм шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.
Очрашуның максаты- социаль адаптациядә кыенлыклары булган балаларга социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү иде. Социаль педагоглар, директор урынбасарлары игътибарына киң программа тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл эше кысаларында Үзәк директоры катнашучыларны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр һәм аларны күрсәтү тәртибе белән таныштырды. Очрашуның гамәли өлешендә бүлек психологлары катнашучыларны балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирү эшендә компьютер диагностикасын куллану белән таныштырдылар һәм «Үзеңне һәм башкаларны аңлый белү" дигән төркемле дәрестән фрагмент уздырдылар. Үзәк буйлап экскурсия барышында кунаклар учреждениенең бай матди-техник базасы белән таныштылар, теләүчеләр «кара» һәм сенсор бүлмәсендә, галокамерада будылар.
Мәгълүмати очрашуга йомгак ясаганда, катнашучылар киләчәктә шәһәр һәм район балалары белән гаилә проблемаларын хәл итү буенча ведомствоара хезмәттәшлек итүгә теләк белдерделәр.