2018 нче елның 18 нче декабрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Күңелле чәбәкәй» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Дәрес «Тыелган хәрәкәт» күнегүе белән башланды. Балалар һәм аларның әти-әниләре түгәрәккә утырдылар. Белгеч командасы буенча кулларны йомшартуга юнәлдерелгән төрле күнегүләр кабатланды. Шул ук вакытта, алдан килешенгәнлек буенча тыелган бер хәрәкәттән тыш, барлык хәрәкәтләрне дә үтәделәр. Балалар күнегүләр башкарган вакытты, әлбәттә, буталдылар, ләкин барлык биремнәрне дә башкарып чыктылар. Киләсе күнегү «Йодрык һәм уч төбе» дип аталды. Бу күнегүне тиз һәм төгәл башкарырга кирәк иде. Бу күнегүне беренче тапкыр гына башкарып чыгу һәркемгә дә насыйп булмады. Кайбер катнашучыларга нәтиҗәгә ирешү өчен берничә тапкыр кабатларга туры килде. Анда буыннар бик яхшы эшләнә. Соңыннан бераз туп һәм обруч белән уйнадылар. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте.
Балаларга һәм аларның әти-әниләренә дәрес ошады, һәм алар бу күнегүләрне өйдә дә башкарырга теләк белдерделәр.