Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенең шәфкать туташлары Аврашкина Данира Һәм Хасанова Венера “Кышкы чорда травматизмга каршы профилактика” темасына багышланган әңгәмә үткәрделәр.
Өлкән яшьтәге кешеләр саксызлык аркасында төрле тән җәрәхәтләре ала. Сәбәпләр күп булырга мөмкин, әмма нәтиҗәләре аянычлы. Тәүлекнең караңгы вакытында өйдән озатучысыз чыкмаска, ә кышкы вакытта таяклар белән файдаланырга киңәш ителә.
Чараның максаты - өлкән кешеләр арасында кышкы чорда травматизмны киметүгә багышланган иде.
Әңгәмә ахырында, тернәкләндерү курсына йөрүче, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар практик киңәшләр һәм кышкы чорда травматизмны киметү буенча киңәшләр белән файдалы белешмәлекләр алдылар.