17 нче декабрь 2018 нче ел,дүшәмбе
1790 нчы елның 24 нче декабрендә 1787-1791 елларда барган рус-төрек сугышында, А.В.Суворов командалыгындагы рус гаскәрләре Измаил ныгытмасын яулап алалар. Бу Россия өчен мөһим җиңү була, әмма ул шактый кыйммәт бирелә.
«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма "Кенәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.
Чара балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә, үз халкы өчен горурлык хисләре уятуга, ата-бабаларыбызның батырлык эшләрен дәвам итүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары-балаларны тарихи фактлар белән таныштыру, балаларда Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыру.
Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара барышында "Измаил ныгытмасын яулап алу" дигән презентация тәкъдим ителде, “Измаил” ролигы күрсәтелде, каралган видео буенча әңгәмә үткәрелде.