Компьютер безнең тормышка зур тизлектә килеп керде. Әле берничә ел элек кенә эш урыннарында нинди дә булса шәхси компьютерны күрү сирәк күренеш иде. Ә хәзер? Хәзер һәр өченче йортта кеше тормышына тирән үтеп кергән компьютер бар. Компьютер бүген аралашу чарасы булып тора, ә элемтә үзе хәзерге вакытта иң арзанлысы. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр заманча компьютер технологияләре ярдәмендә аралаша, эшли ала. Компьютер технологияләрен куллану урта һәм югары уку йортларында укучыларның, студентларның үзләренең дә, эшче персоналның да белем алу процессын җиңеләйтә.
2018 елның 18 декабрь көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. “Компьютерны беренче өйрәнүчеләр өчен” клубы кысаларына таянып йомгаклау дәресе үткәрде. Ел дәвамында узган барлык темалар буенча фикер алыштылар.