“Рәсәй хәрби тарихының истәлекле даталары календаре” дигән видео - марафон

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

18 нче декабрь 2018  нче ел, сишәмбе

  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова  “Рәсәй тарихының декабрь айларында булып узган истәлекле хәрби көннәре”  дигән видео - марафон үткәрде.

Чараның максаты: Рәсәйнең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру, социаль хезмәт  алучыларның патриот рухын һәм  Ватан геройлары өчен горурлык хисләрен үстерү иде.

Чара барышында белгеч социаль хезмәт алучыларга истәлекле көннәрнең  барлыкка килү тарихы турында сөйләде: 3 декабрь- Билгесез солдат көне - безгә хәбәрсез югалган һәм билгесез күмелгән солдатлар турында искә төшерә.  9 декабрь  - Ватан батырлары көне- Рәсәй армиясе батырлары һәм хәрби батырлыклар тарихын үз эченә ала.  23 декабрь - Рәсәйнең Ерак авиация көне. Ул үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә.

Рәсәй хәрби – тарихи җәмгыяте (http://histrf.ru/ru/rvio) тарафыннан эшләнгән «Рәсәй хәрби тарихының истәлекле көннәре» дигән видео-роликлар карадылар. Катнашучылар декабрь аенда илебез тарихының төрле чорларында булган хәрби бәрелешләр белән таныштылар.  Бу бәрелешләр аша алар рус гаскәрләрен җиңүгә китергән яки алга таба хәрби хәрәкәтләрендә хәлиткеч әһәмияткә ия булган белешмәләр алдылар. 

Социаль хезмәт алучылар җиңү вакыйгалары турында фикер алышканда, музыкаль әсәр Ватан геройлары өчен горурлык хисләре кичерергә ярдәм итә, дип белдерделәр.

Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International