"Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр чәчтараш һөнәре белән таныша

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына һөнәри юнәлеш бирү эше буенча чәчтараш остасы килде. Ул балаларга мастер-класс күрсәтте.

Кунак приютта тәрбияләнүчеләргә чәчләрне ничек карарга, шампуньны дөрес кулланырга, прическаны уңышлы сайларга кирәклеге турында сөйләде. Дәрес барышында чәчтараш остасы Наталья балалар әзерләгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук балалар чәчтараш һөнәренең нинди уку йортларында һәм учреждениеләрдә үзләштерелүен белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International