«Үз-үзеңне кабул итү». «Веста» Үзәге.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 нче елның 14 нче декабрендә «Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 15 балигъ булмаган бала өчен «Үз-үзеңне кабул итү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңә уңай мөнәсәбәтне үстерү, үз шәхесеңне аңлау.

Дәрес «Күрешеп ал» уеныннан башланды, катнашучыларның бурычы булып-төркем арасында булучылар белән, мәсәлән,  бер сүзсез барып, күршеләр, иң яхшы дуслар һ.б. кебек күрешү иде. “Иң яхшы дус” буларак балаларга исәнләшү җиңелрәк булды. Алга таба педагог балаларга үзләренә ошый торган өч хайван ясарга тәкъдим итте: беренчесе -  “мин чынлыкта”, икенчесе – “мин иң әйбәте”, өченчесе – “мин башка кешеләр күзлегеннән”. Балалар өчен иң авыры “Мин башкалар күзлегеннән чыгып” дигән рәсемне ясау булды. Бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәткә юнәлдерелгән «Комплимент» күнегүе аларга үзләренең индивидуальлеген аңларга ярдәм итте. Шулай ук балалар “Минем кызыксынуларым һәм мавыгуларым” дигән темага коллаж төзүдә зур кызыксыну белән катнаштылар. Эш барышында зур теләк белән шөгыльләре һәм мавыгулары белән уртаклаштылар, буш вакытларын ничек оештырулары турында сөйләделәр.

Дәрес ахырында балалар үзләренең тәэсирләре һәм тойгылары белән уртаклаштылар һәм тагын бер тапкыр очрашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International